Сделать стартовой

Эмблема БСОШ №1

Добавить в избранное

Болгарская СОШ №1
| Расписание(БСОШ №1) | ЭОвРТ(ЖУРНАЛ БСОШ №1) | ПОЧТА БСОШ №1 | ДНЕВНИК БСОШ №1 | Рабочий календарь БСОШ №1 | Государственные услуги в Республике Татарстан | Казанский федеральный университет |
Интернет-избранное БСОШ №1 | vkontakte.ru | | mail.ru | ОнЛ@йн sbrf | ОнЛ@йн akbars | keymemo.com | бесплатный органайзер
Среда, 18.07.2018, 03:43
Ваш IP: 54.81.195.140
Вы вошли как Гость
Группа "Гости"
Приветствую Вас, Гость -
желаете В о Й т И

Навигация

 RSS  
Юмор!!!
Анекдот
Наши контакты

  Республика Татарстан
  Спасский район
  ул.Октябрьская, д.59
  ICQ: 371-193-825
  Mail: bsoh1@mail.ru
  URL: http://bsh1.ucoz.ru

  Письмо админу!!!  

ПОГОДА
Погода в г.Болгар

Главная » 2011 » Октябрь » 14 » Газетабызның бу саны якташыбыз Абдулла Алишның туган көненә багышлана.
20:38
Газетабызның бу саны якташыбыз Абдулла Алишның туган көненә багышлана.
  Газетабызның бу саны якташыбыз Абдулла Алишның туган көненә багышлана.

Тылсымлы каләм 

Газетабызның бу саны якташыбыз Абдулла Алишның туган көненә багышлана.







 Алиш әкиятләре.            



Алиш абый әкиятләрен

Мин бик яратып укыйм.

Аларның геройларына карата

Бик күп рәсемнәр ясыйм.

 

Менә бусы - Куян кызы,

Ә тегендә - Нечкәбил.


Килеп чыга шундый кызык:

Син дә күрергә кил.

 

Мин дә үскәч, Алиш абый кебек

Әкиятләр чыгарырмын.

Тылсымлы сәяхәтләргә

Сезне дә чакырырмын.

 

Яфарова Диана 11 сыйныф

 

 



Абдулла Алишка багышланган бәет.

 

 

Алиш абый, без сине

Бик көчле яратабыз

Чөнки син безнең өчен

Кадерле якташыбыз.

 

Кемгәдер Алиш идең,

Кемгә - Габдуллаҗан.

Анысы мөһим түгел,

Син инде дан казанган.

 

Мин аны бик юксынам,

Калды бары хәтирә.

44нең җәйләрендә

Алиш абый җан бирә.

 

Фашистлар булмаган булса,

Яшәгән булыр иде.

Сугышсыз дөнья булмый бит

Алиш Спас районының

Я ходай, нишлик инде?

Көек авылында туды.

Кечкенәдән зирәк, эшчән

Һәм кыю бала булды.

 

36 яшеңдә син

Безнең арадан киттең.

Шушы аз гомер яшәп

Күпме әкият иҗат итең.

 

Алиш абый, хәзер күпләр

Әкиятләр язалар

Син шушы бәетне бездән

Сагыну хисе диеп ал.

 

Ахметова Алия 11 сыйныф 



1)       А. Алишның әнисе

2)       Куян кызын дәвалаучы табиб.

3)       А.Алишның әтисе.

4)       Чукмарның дусты.

5)       Сертотмас үрдәкнең соңгы очрашуы кем  белән?

6)       А.Алиш әкиятендәге тырыш бал корты.

7)       Күп сөйләшүче үрдәкнең кушаматы.

8)       Язучының туган авылындагы елга исеме.

9)       Нечкәбилнең азыгы.

10)   Куян кызының аяк киеме.                                          

11)   Бал кортының ялкау дусты.                           

 

Беляеев Салават 6 б сыйныф укучысы

Эссе.

 

    Минем балачагым  Урал тау итәгенә сыенып утырган Бөрмә авылында узды. Ул боргаланып аккан елгалары, җәйрәп яткан чәчәкле болыннары, җиләкле урманнары белән  күңелемдә урын алды.

 Адәм баласын эчәр суы йөртә дигәндәй, язмыш мине Татарстанның Болгар шәһәренә китерде.Кечкенәдән яратып укыган "Сертотмас үрдәк”, "Нечкәбил”,”Чукмар белән Тукмар” әкиятләре авторы Абдулла Алишның да туып үскән җире бит  ул -  Болгар яклары!

              Актай, Актай дип сөйлиләр,

              Актай – елга исеме.

              Ак ай йөзгән Актай суы

              Кай якларда дисезме?

              Борынгы Болгар җире бу,

              Тарих бай бу төбәктә.

              Актай суын эчеп үскән

              Арыслан ир – йөрәктә.

              Аның аты – Габдуллаҗан,   

 

Үзенең үткәнен белмәгәннең киләчәге юк... Укучыларда туган халкыбызның үткәненә, мәдәниятенә, шулай ук аның бай тарихына ихтирамлы караш тәрбияләүдә мәктәп музейлары зур роль уйный.

Шушы максатны тормышка ашыру өчен мәктәбебездә "Татар халкының тормыш – көнкүреш әйберләре” музее эшләп килә.

Музей – туган ягыбыз кулъязмасы. Шуңа таянып, укучыларда туган якка, ата – баба мирасына хөрмәт, үз халкыңның тарихы белән горурлана белү хисе тәрбияләү – музейның төп бурычы.

    Музейда Бөек Ватан сугышында безнең азатлыгыбыз, бәхетебез, матур киләчәгебез өчен газиз гомерләрен кызганмаган татар язучылары һәм шагыйрләре тормышына, иҗатына багышланган  бер бүлек бар.Бүлекнең төп өлеше Муса Җәлил көрәштәше, балаларның яраткан язучысы, якташыбыз А. Алиш тормышын  тагын да тирәнрәк өйрәтү максатыннан  монда шактый материал тупланган. Дәресләрне үткәрүдә, сыйныфтан тыш чараларда музейның роле зур. 9 Май, 23 Февраль

көннәрен бәйрәм итәр алдыннан сыйныф укучылары өчен экскурсияләр оештырыла. Район күләмендә үткәрелгән семинарларда катнашучы кунаклар да музей экспонатларын зур кызыксыну белән карыйлар һәм рәхмәт язулары калдыралар.

              Туган авылы – Көек.

              Кечкенәдән үсә малай

              Эш сөеп, тормыш сөеп.Бәхеткә каршы, миңа да Көек авылында булырга туры килде. Авыл үзенең матур табигате белән минем күңелемдә тирән эз калдырды.

          Авылны икегә бүлеп, боргаланып аккан Актай елгасы, камышлы күл буйлары "күз ачып йомганчы бер чиләк" җиләк җыеп алырлык матур урманнары, хуш ис бөркелеп торган ямьле болыннары белән  аерылып тора. Җәйге таңны су буенда, я болында каршылау күңелдә нечкә хисләр, матур тойгылар уята, әйтеп бетергесез тәэсир калдыра.Туган туфракка сабый чакта җибәргән тамырлар гына кешене ватанлы итә, хәерле итә, бәхетле итә. Куе урманнардан, киң кырлардан, яшел болыннардан, тирән сулардан килүче кадерле кунак икәнлегең күңелгә мәңгегә берегеп кала. Күпме елларүтсә дә, бу табигать тойгысы онытылмый, кан тамырында уйный ул хис.Көек авылы табигатенең матурлыгы белән генә түгел, ә кешеләренең ачык йөзле, ягымлы, үз якташлары белән горурлана  алулары белән дә аерылып торалар.Сөекле язучыбыз Абдулла Алишның матур-матур әкиятләр язуына , матурлыкны сиземләү тойгыларын үстерүгә  туган авылының табигате һәм яхшы кешеләре зур йогынты ясаган.                            

                                                

   Ширванова Азалина 11сыйныф

 

Газетаны оештыручылар: 1 нче номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче  Болгар гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле укытучылары

Иҗади хезмәткәр: Д.Н.Ширванова

Баш мөхәррир: Г.Я.Минсафина

Компьютерда урнаштыручы: А.Р.Нәфыйкова


Категория: Школа №1 | Просмотров: 413 | Добавил: bsh1 | Теги: Тылсымлы каләм, Газетабызның бу саны якташыбыз Абду, БСОШ №1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
5-ка новостей
[22.11.2012]  [Школа №1]
 Олимпус Зимняя Сессия 2013   Просмотров: 4111
[04.02.2012]  [Спасский район]
 Вечер встречи выпускников (4 февраля 2012)   Просмотров: 1220
[28.02.2012]  [Школа №1]
 Всероссийский проект "Рэп полным ходом"   Просмотров: 1127
[02.03.2010]  [Админ]
 Как можно добавить свой материал на школьном сайте?   Просмотров: 980
[08.04.2010]  [Школа №1]
 "Я говорю по татарски" конкурс-акция - отчет 2010   Просмотров: 929
Категории раздела
Школа №1 [125]
Школьные новости БСОШ №1
Спорт [0]
Спортивные новости БСОШ №1
Администрация [0]
Новости от администрации БСОШ №1
Спасский район [30]
Новости по Спасскому району Республики Татарстан
Учитель [2]
Новостная страница учителей
Учащийся [0]
Новостная страница учащихся
Админ [1]
Администратор сайта БСОШ №1
Отправка СМС-ки
Календарь
ИНФОРМАЦИЯ
РЕКЛАМА

Copyright MyCorp © 2018 | Сайт управляется системой uCoz | Рейтинг@Mail.ru